2017 елның 7 нче сентябрендә Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә (адресы: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр видеорежимда Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды Идарәчесенең урынбасары Елена Полякова пенсия фондына кагылышы сораулары булган Кайбычлыларны кабул итәчәк. Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон номеры 2-10-74.