Җитәкчеләр Рәмис Рафисович Хәялиев һәм Әхмәтов Фирдүс Шәриф улы мәдрәсәгә бәйрәмгә килүчеләрне изге бәйрәм белән котладылар һәм халыкка матур теләкләрен җиткерделәр. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина мәҗлесне оештыручы киң күңелле авылдашларына рәхмәтен белдерде, чалган корбаннарының кабул булуын теләде.