Икеләтә бәйрәм.

20 сентября 2017 г., среда

Бүген, Кошман авыл җирлегендә яшәүче пенсия яшендәге абый һәм апалар, район үзәгендәге “Рәйхан” кафесында кунак булдылар. Мәҗлес Өлкәннәр көне һәм Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылды. Бәйрәмнең иганәчесе  - Кошман авылы егете Җәләлиев Равил Гарәфетдин улы авылдашларын икенче ел үзенең кафесында кунак итә. Чакырылган 223 хезмәт ветеранының 113е әлеге тантанада катнаштылар һәм бәйрәмне оештыручыларга    рәхмәтләрен  белдерделәр.Район Башлыгы ярдәмчесе Петухова Фәния Фәритовна һәм Кошман авыл җирлеге Башлыгы Сафина Лилия Рәшит кызы әлеге чарага килүчеләрне бәйрәм белән котладылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International