Сезгә саулык – сәламәтлек, озын гомер телим. Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлар белән тулып торсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.
Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина