Беренче булып яулык (хиҗаб)тарихы белән бәйләнгән мәгълүмат бирелде. Чараның икенче өлешендә яулыкны матур итеп бәйләү тәртипләрен күрсәтү иде. Ә осталык дәресләрен республикада иң яхшы, яшь вәгазьче исемен алган Минвалиева Мәрьям бирде. Ул бу конкурска әзерләгән "Татар милли киеме: тарих һәм чынбарлык" дигән чыгышы белән безне дә таныштырды. Яшьүсмерләр биредә үзләренә яулык ябу буенча бик күп файдалы мәгълүмат тупладылар. Һәркайсы рәхмәтле булып, мондый чаралар ешрак оештырылсын иде дигән теләктә таралдылар.