Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның терлек асраучыларга мөрәҗәгате

7 августа 2018 г., вторник

Хөрмәтле кайбычлылар!

            Быелгы корылыклы җәй безне имтихан алдына куйды. Яңгырсыз, эссе һава шартларына бәйле рәвештә Татарстанның 18 районында, шул исәптән Кайбычта да, Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе нигезендә 3 августтан гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Җәй айларында уртача еллык явым-төшем 163 мм. булырга тиеш, ул кайбер урыннарда 40 мм.гына тәшкил итә. Туфрак һәм атмосфера корылыгы билгеләнгән урыннарда иминлекне тәэмин итү чаралары тәкъдим ителә. Мондый һава шартларында шәхси хуҗалыкларында терлек асраучылар кышлату чорына җитәрлек күләмдә печән әзерләүне үзләренә бурыч итеп куйсын иде. Чөнки, яңгырлар яумагач, күпьеллыкларның икенче катыннан мул уңыш көтәргә юк. Печән өсте элек-электән кызу эш чоры булып саналды. Болыннарда, елга буйларында, чокыр-чакырлы урыннарда үлән билдән булса да, аны чабучылар гына күренми. Шуңа да мондый шартларда табигый печәнлекләрдән файдаланып калырга кирәк. Хәзер күп кешедә бензин белән эшләүче чапкычлар да бар. Хәер, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр ел саен машина-машина печән бирүләренә өйрәнеп бетте бугай инде. Чөнки күпьеллык үлән фермалардагы малларга да, авыл халкына да җитәрлек була иде. Мөмкинлек булса, хуҗалыклар быел да печәннән өлеш чыгарыр анысы, әмма моңа гына ышанып ятарга ярамый. Фермерлар арасында печән сатучылар бар икән, моны да кулдан ычкындырмагыз. Кырлардан салам алып кайтучыларга да юл ачык. Максатыбыз- фермаларда да, шәхси хуҗалыкларда да малларның баш санын киметүгә юл куймау. Печәнне никадәр иртәрәк чабып алсак, күңел дә шулкадәр тынычрак булыр. Печән чоры бер генә ул, шуңа да табигать биргән байлыктан файдаланып калырга, кышка җитәрлек мал азыгы әзерләргә кирәк».

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International