Бәйрәмебез мөбәрәк булсын, кадерле авылдашлар! Күңелләребездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, бәхет - сәгадәттә яшәргә язсын, йортларыбызга, илебезгә тынычлык насыйп итсен. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны, кылган игелекләребезне кабуллардан кылсын. Һәммәбезгә саулык -сәламәтлек, җан тынычлыгы телим.