Хәтер-истәлек кичәсе

19 марта 2015 г., четверг
  Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 19 март көнне Кошман мәктәбендә “Алиш белән таныш булган ветеран-авылдашыбыз”дигән хәтер-истәлек кичәсе үтте. Китапханәчесе Сафиуллина Гөлия һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәмидуллина Мәдинә оештырган бу чара Кошман мәктәбендә озак еллар математика һәм физика фәннәрен укыткан  Бөек Ватан сугышы ветераны Мершинов Виталий(Вәли) Алексеевичка багышланган иде.  Чарада аның тормыш юлы турында күп мәгълүматлар бирелде,  Бөек Ватан сугышы турында Вәли абый истәлекләреннән өзекләр, аның шигырьләре укылды. Бигрәк тә Польша җирендәге Седльце лагеренда әсирлектә күргәннәре барыбызны да тетрәндерде. Концлагерьда Вәли абыйның  балалар шагыйре Абдулла Алиш белән очрашуы, аның нинди шәхес булуы турындагы истәлекләре белән татар теле укытучысы Нәфыйкова Рушания уртаклашты. Сафиуллина Гөлия чара ахырында мәктәп музеенда Мершинов Виталий Алексеевичка багышланган почмак булдыру турында мөрәҗәгать белән чыкты.

 
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International