Чәк-чәккә мәдхия.

22 марта 2016 г., вторник

Нәүрүз бәйрәме көннәрендә Кошман авыл китапханәсендә татарның визит карточкасы булган чәк-чәккә багышланган "Чәк-чәккә мәдхия" дигән бәйрәм уздырылды. Авылыбызның аш-су осталары табын бизәге булган чәк - чәкнең килеп чыгышы тарихы һәм пешерү серләре белән алыштылар. Шулай ук Зөләйха Минһаҗеваның "Чәк-чәк" дигән милли эчтәлекле шигъри риваяте белән танышу да булды. Чараны чәй табыны йомгаклады, бар кеше  дә чәк-чәк белән күмәкләшеп чәй эчте.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International