Янәдән вәгазь кичәсе.

24 марта 2016 г., четверг

Олы Кошман мәчетендә вәгазь кичәсе булды. Кичәне мәдрәсәдә дини белем бирүче Мөслимә ханым ачып җибәрде һәм җыелган халыкның күңеленә үтеп керерлек итеп вәгазь сөйләде. Аннан соң мәдрәсәгә укырга йөрүче апалар Коръәннән сүрәләр укыдылар, аларның тәфсирен аңлаттылар. Үзләрен тыңларга килүчеләр алдында алган дини гыйлемнәренә имтихан бирделәр. Соңыннан мәдрәсәдә хәзерләнгән чәй өстәле артында мөнәҗәтләр әйтелде. Мондый кичәне ешрак үткәрергә кирәк дигән фикер белән таралыштык.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International