Балаларның хыялы чынга ашты.

8 мая 2016 г., воскресенье
Кошман авылында балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды. Күпләр көнләшерлек бу заманча корылманы эшмәкәр егет Хәялиев Альберт Илдүс улы төзетте. Авылда төп нигездә төзегән йортына еш кайтып йори ул, Мәскәү - Кошман арасы аның өчен ерак ара түгел. Әтисенең туган авылында балалар өчен ял урыны булдыру аның күптәнге хыялы булган. Мәйданчыкта атынгычлар, карусель, таучык, комлык, спорт белән шөгыльләнү өчен җайланмалар бар.
Тантанага килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эшмәкәр егеткә Рәхмәт хаты тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина барлык авыл халкы исеменнән, укытучы Розалия Садриева әти - әниләр исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International