Кошман мәдәният йортында "Ак калфак" оешмасының Кошман авылы бүлеге район оешмасы белән берлектә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тормыш юлына багышланган "Алтын ачкыч" китабы авторы Гөлсинә Галимуллина һәм "Кабатланмас безнең сөюләр" китабы авторы Гөлүсә Шаһбан белән очрашу үткәрде.