Кошманда спорт мәйданчыгы ачылды.

1 июня 2016 г., среда

Кошман мәктәбе янында заманча төзелгән спорт мәйданчыгы ачылды. Тантанага балалар, укучылар гына түгел, ә өлкән яшьтәгеләр дә җыелды.

Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе. Татарстанда кабул ителгән программа буенча төзелгән әлеге спорт мәйданчыгы авыл малайлары-кызлары, яшьләрнең күптәнге хыялы иде. Чөнки күрше Федоровское, Колаңгы мәктәпләренә барган саен аларныкына кызыгып кайталар иде, инде менә хәзер үзебездә дә шундый мәйдан бар. Кошмандагы мәйданчыктагы капкага беренче тупны кертү хокукын алган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл халкын спорт белән дус булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International