Кошманда ифтар мәҗлесе үтте.

2 июля 2016 г., суббота

Кадер кичәсе көнне ике мәчете һәм мәдрәсәсе булган авылыбызда ифтар мәҗлесе үткәрдек. Кырыктан артык ир-атлар катнашкан мәҗлескә район башлыгы А.И. Рәхмәтуллин да килде. Ул кадер кичәсе белән котлады, ифтар мәҗлесенең спонсоры булган Марат Садриевка һәм аның гаиләсенә рәхмәт әйтте.

Олы Кошман мәчетенең имамы Фәрит хәзрәт шулай ук өстәл хәзерләүчеләргә рәхмәтен белдерде, теләкләр теләде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International