6 август көнне Кошман мәдәният йорты каршында халкыбызның борынгыдан матур мирас булып килгән җырларын, күңелле көйләрен, дәртле биюләрен, гореф - гадәт, күркәм йолаларын киләчәк буыннарга җиткерү максатында "Кичке уен" оештырылды.
Үзенең гармуны белән килгән Әкрам абый Гайнетдинов кичке уенга килүчеләрне җырлатты да, биетте дә. Үзешчәннәрнең җырлары һәм инде онытылып баручы җырлы - биюле уеннар авыл халкының күңеленә хуш килде.Барлык җыелган кеше кайнар коймак белән чәй эчте. Балалар өчен аерым уеннар хәзерләнгән иде. "Кичке уен" дискотека белән тәмамланды.