Юбилярлар.

3 сентября 2016 г., суббота

85 яшьлек юбилейларын бәйрәм итүче Сахара һәм Мансур Шәрәфиевларны чын күңелдән тәбрик итәбез.

14 сентябрьдә аларның тормыш итә башлауларына да 60 ел тула.

Мансур абый белән Сахара апа озак еллар Кошман мәктәбендә укучыларга белем бирделәр. Мансур Гәрәфетдин улы күп еллар директор булып эшләү белән бергә математика фәнен укытты. Кукмараның Ядегәр авылыннан килеп биредә төпләнеп калган Сахара апа исә рус телен һәм әдәбиятын укытты. 4 балага тормыш бүләк иткән Шәрәфиевлар гаиләсе бик күпләргә үрнәк булырлык.

Мөхтәрәм юбилярларга матур картлык, тигез тормыш, сәламәтлек телибез.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International