Корбан гаетенең өченче көнендә ике мәхәлләнең дә ир-атлары белән Корбан ашы уздырылды. Мәҗлескә район башлыгы А.И. Рәхмәтуллин да килде. Ул Корбан бәйрәме белән котлады, мәҗлеснең спонсоры булган Рафис Рифкать улы Шагидуллинга һәм аның гаиләсенә рәхмәт әйтте.
Олы Кошман мәчетенең имамы Фәрит хәзрәт шулай ук өстәл хәзерләүчеләргә рәхмәтен белдерде, теләкләр теләде.