"Әфганстан,исемең шигъри синең,
Җирең сихри,кыя,ташларын!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте күп якташларым..."
Китапханә Әфган җирендә хәрби бурычын үтәгән Хәмидуллин Рамил Рафил улы белән "Онытылмый,һич тә онытылмый,хәтерләрдә һаман яңара!"дигән очрашу уздырды.Авылдашыбыз кайнар ноктада 1983-1985 елларда хезмәт итә.Коточкыч афәтне үз күзе белән күргән,аның эчендә кайнаган Рамил сугыш елларындагы хәрби хезмәт турында хәтирәләрне барлады.Кунакка укучылар төрле сораулар бирделәр:Үзегезнең Әфган җиренә барып кергәнегезне кайчан белдегез?,"Дух"лар кемнәр ул?,Хәтерегездәге иң тирән яра калдырган вакыйга?,Төшләрегездә автомат тавышлары, туплар гөрелдәгән таулар иленә сәяхәт иткәнегез бармы? дигән сораулар белән үрелеп барды очрашу.Әфганчының шәхси архивыннан алынган фотолардан слайд-презентация ясалды.Чараның төп максаты:Укучылар күңелендә Ватанга мәхәббәт,Әфганстанда хәрби хезмәттә булган авылдашыбызга хөрмәт хисләре тәрбиләү иде.