Атказанган колхозчыга - 90 яшь!

15 марта 2017 г., среда

Бүген атказанган колхозчы - Камалеева Назирә Фәсхетдин кызына 90 яшь тулды.

Хөрмәтле Назирә Фәсхетдин кызы!

            Сез гомерегезне туган төбәктә хезмәт итүгә багышладыгыз һәм авылыбыз, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән көчле шәхес, эшлекле җитәкче буларак танылдыгыз. Кеше гомере, үткән юлы еллар беләе үлчәнә. Кылган эшләре аның йөзен билгели, кемлеген таныта. Юбилей көннәрегездә Сезнең башыгызны югары тотып, матур үтелгән хезмәт юлыгыз белән чын күңелдән горурланырга хакыгыз бар.

        Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшәү дәрте белән янып-көеп йөргәндә ,гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсулык йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз- ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да  матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта “көзләрнең җимеше татлырак” дигән әйтем дә йөри. Ә бит бу чынлап та шулай. Кеше дә яшәгән саен зирәгәя,тәҗрибә туплый.Нәкъ менә Сезнең кебек тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер олы кешегә әверелә. Сез дә бүген туганнарыгызның үрнәк өлгесе булып гомер көзегездә яшисез.Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чорыгыз Сезнең.              Чөнки әле алда узасы матур гомерләр бар,йөзенчене тутырганда телисе изге ният-теләкләр бар. Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме- картлыктагы күңел тынычлыгы һәм саулык-сәламәтлек телим.Тагын озак еллар буена туганнарыгызның  тормышына ямь өстәп, авырмыйча яшәгез. Киләчәк якты таңнарны да  шулай сау –сәламәт, күтәренке күңел белән каршылагыз.Тормышыгызда шатлыкларыгыз күп булсын, һәрвакытта да шулай кешелекле,киң күңелле булып калыгыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International