Китапханәдә очрашу

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Кошман китапханәсендә “Үткәннәр сагындыра” дигән кичә узды. Бу чарага, хәзерге вакытта эшләүче китапханәчеләр белән бергә, пенсиядә булган китапханәчеләр дә килде. Алар ремонттан соң зур үзгәреш кичергән китапханәдә булдылар. Кичәнең икенче өлеше мәдәният йортында узды. Анда кунаклар  чәй өстәле артында истәлекләрен барладылар, матур җырлар тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International