“Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе узды.

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

   

Бүген  Кошман мәктәбеннән 14 укучы  "Мәктәпкә җыенырга булыш" дигән хәйрия акциясенә нәтиҗә ясау чарасында  катнаштылар. Беренче класска баручы 9 балага   мәктәп сумкалары һәм канцелярия товарлары бирелде. Иганәчеләр, оешма коллективлары  акчаларына алынган  күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 5 укучыга  спорт формалары бирелде. 

       Хәйрия акциясендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР "Наз ятим балалар һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды директоры Нурания Сәйфетдинова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International