Такташ урамында яшәүчеләр Болгарга бардылар.

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Безнең Кошман авылында Такташ урамында бик тату күршеләр яши. Урамнары белән бердәм, тату, эштә дә, бәйрәмнәрдә дә бергә алар. Ул урам артык зур түгел, бергәлекнең сере дә шунда микән әллә? Юктыр, күрше хакының тәңре хакы булуын аңлап яшәүдән киләдер бу. Әлеге урам халкы һәр җәй саен, олысы-кечесе бергә җыелып, бәйрәм үткәрми калмый. Быел Корбан гаете көнне дә урамда корбан ашы пешерде алар. Берәүләр итен, бәрәңгесен алып чыкса, икенчеләре өстәлгә куярга тәм-томы, яшелчәсе, җиләк-җимеше белән бүлеште. Учакта пешкән тәмле аштан авыз иткәндә, бу урамда яшәүчеләр күңелендә Изге Болгар җирләрен күреп кайту теләге уяна. Тимерне кызуында сугарга кирәк, диләрме әле. Бу фикерне барысы да хуплый һәм узган якшәмбедә аны тормышка да ашыралар. Гөлия һәм Фаил Сафиуллиннар, Гүзәлия Гарифуллина, Рузилә һәм Илшат Шәрәфиевлар, Розалия һәм Рөстәм Садриевлар, Гөлия һәм Илнур Гыйләҗевлар, Алинә һәм Илнур Садриевлар, Нурия һәм Альберт Өметбаевлар бу сәяхәттән онытылмаслык тәэсирләр белән кайткан. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International