Олы Кайбыч авылының "Сабантуй" мәйданында "Кичке уен" бәйрәме узды.

2018 елның 14 сентябре, җомга

Олы Кайбыч авылының  "Сабантуй" мәйданында "Кичке уен" бәйрәме узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Чуашстан һәм Марий Эл кунаклары, район халкы катнашты. Күңелле бәйрәм балаларның кичке уен программасы фольклор ансамбльләре әзерләгән концерттан башланды. Кызыклы җырлар яңгырады, алар дәртле уеннар һәм бию белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International