Кошман авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Олы Кайбычта яшәүче Равил Җәләлиев өченче ел рәттән, Өлкәннәр көне һәм Корбан бәйрәме уңаеннан, авылдашларын үзенең кафесына, мул итеп корылган табыннар артына мәҗлескә җыйды. Әлеге чарага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде. Кайбыч мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Югары һәм Түбән Кошман мәчетләре имам-хатыйблары Фәрит хәзрәт Фәйзуллин белән Ибраһим хәзрәт Сабиров тарафыннан Коръән сүрәләреннән аятьләр яңгырады. Дамир хәзрәт әти-әниләрне хөрмәт итү, туганлык җепләрен саклау һәм ныгыту, мохтаҗларны кайгырту турында үтемле вәгазьләр сөйләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Корбан чалдырып, аларны бергә җыеп зурлаганы өчен Равил Җәләлиевка рәхмәт әйтте. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да абый-апаларга теләкләрен, мәҗлесне оештыручыга рәхмәтен җиткерде.