Туган көннәр белән котлау

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Бүген, авылдашларыбызны Садриева Саимә Нигъмәт кызы, Насрутдинова Фәһимә Җиһангир кызы, Шәрәфиева Нурания Борһан кызы һәм Яруллина Гөлфинә Әкрам кызын - 80 яшьлек юбилейлары белән котлап, аларга Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хатларын  Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина  тапшырдылар. Юбилярларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарының, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүләрен теләделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International