Бүген, 6 декабрьдә, республиканың барлык районнары белән видеоконференция узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән әлеге конференциядә РФ Федерация Советы һәм РФ элемтә министрлыгы вәкилләре белән берлектә телевидениенең яңа дулкынын кабул итүнең сәяси һәм тормыш зарурлыгына тагын бер кат басым ясалды.