1 нче февраль көнне Кошман авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан халык арасында, шәхси секторларда янгын куркынычсызлыгы турында аңлату эшләре алып барылды, профилактик рейдлар үткәреләр, белешмәләр таратылды.
Рейдлар үткәрүнең беренчел максаты булып, иң элек караучысыз калган ялгыз кешеләр янында, социаль имин булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә булу торды.
Кызганычка каршы, күп кенә йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми. Әйтик, озак еллар дәвамында бер тапкыр да алмаштырылмаган электр үткәргеч чыбыклар, мунча мичләренең, морҗаларның төтен юлларының төзек булмавы... Саный китсәң, кагыйдәләрне үтәмәү очраклары бихисап. Иске чыбыклар пәрдәләр белән капланган, ут кабызгычлар һәм розеткалар, шулай ук, күпчелек өйләрдә дөрес урнаштырылмаган.
Рейдлар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәклегенә басым ясалды, ут белән шаяруның нинди аяныч хәлләргә китерүе турында аңлатылды.
Кайберәүләр, барысы да тәртиптә, тиешле контрольдә тотыла, бернинди бәла-каза да булмаячак дип, үз-үзләрен ышандыралар. Әлегә кадәр берни дә булмады бит, дип акланалар. Шулай да “Сакланганны гына саклармын” дигән бит Ходай.
Рейдлар дәвамында җәмгысы 10 имин булмаган гаиләдә булдык һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрдек.
Кышкы салкыннарда мичләр аеруча кызу ягыла. Ә бу янгын китереп чыгаруны бермә-бер арттыра. Авылдашларыбыз янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Бәла-каза бер генә килә, шуны онытмыйк, хөрмәтле авылдашлар.