Моның өчен республика бюджетыннан 391 млн сум бирелгән. Кәҗә асраучыларга тиешле субсидия якын арада таратылачак – авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан бюджетыннан субсидия алу өчен 192 коммерцияле булмаган оешма көрәшәчәк Татарстанның ике районында сөтне арадашчыларсыз җыю ысулы сынала - министр урынбасары Грант акчалары алып та, эш башламаган фермерлар җаваплылыкка тартылачак – Марат Әхмәтов Татарстанда савым сыерлары асраучы шәхси хуҗалыкларга 353,9 миллион сум субсидия бирелгән
Татарстанда савым сыерлары булган хуҗалыкларга март аенда субсидия биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов ТР Дәүләт Советының Авыл хуҗалыгын үстерү программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең уртак утырышында хәбәр итте.
Субсидия өчен республика бюджетында 391 млн сум акча каралган.
"Шәхси хуҗалыкларында савым сыерлары асраган кешеләргә бер тапкыр бирелә торган субсидия быел да тапшырылачак. Субсидия терлекләрнең баш санын саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итәчәк. Шушы көннәрдә исемлекләрне авыл җирлекләреннән җыя башлыйбыз", - диде ул.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, авыл җирендә бер сыер тотучыга – 2 мең, ике сыер асраучыга – 3 мең, өч һәм аннан да күбрәк мал тотучыга 4 мең сум күләмендә субсидия түләнәчәк. Аны март аенда түлиләр.
Үзенең чыгышында Ришат Хәбипов сөт бәяләре хакында да әйтте. "Ел башында сөт бәяләре 13 сумнан 18 сумга кадәр тирбәлде. Ел ахырына күп районнарда 17-18 сумга җиткән. Узган елның сентябреннән башлап сөткә бәяләр күтәрелә башлады. Продукциянең сыйфатына һәм күләменә бәйле рәвештә 28 сумга да сатучы предприятиеләр бар", - диде ул.