Кичә район үзәк Мәдәният йортында Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 30 еллыгын билгеләп үттеләр.

2019 елның 16 феврале, шимбә

Бәйрәм тантанасына әфганчылар тормыш иптәшләре белән бергә чакырылган иде. Безнең Кошман  авыл җирелегеннән әлеге чарада авыл җирелеге башлыгы Лилия Сафина, Алмаз һәм Нурия Сәлаховлар, Рамил Хәмидуллин,  Зәет һәм Гөлсу Миннуллиннар катнаштылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районыбыз әфганчыларын Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 30 еллыгы белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде.

     Концерттан соң, район үзәгендә Әфганчылар истәлегенә салынган һәйкәл янында митинг үтте. Митингтан соң әфганчылар кафеда мул табын артында әңгәмәләрен дәвам иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International