Бүген Кошман авылы халкы һәм кунаклары Бөек һәм тантаналы бәйрәмдә катнашу өчен һәйкәл янына җыелдылар.

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген Кошман авылы халкы һәм кунаклары Бөек һәм тантаналы бәйрәмдә катнашу өчен һәйкәл янына җыелдылар. Чара «Үлемсез полк» колоннасы йөреше белән башланып китте. Балалар  Бөек Җиңүгә бәһасез өлеш керткән геройларның,  бабаларының фоторәсемнәрен күтәреп йөрделәр. Тантаналы митингта Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Э. Х. Заһидуллина, Кошман авыл җирлеге башлыгы Л. Р. Сафина һәм агрофирма  вәкиле Р. Садриев үзләренең  чыгышларын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International