11 май көнне Кошман авылында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин оештырган “Кошман батырлары” кубогына көрәш турниры узды. Ярышларда Кошман, Кече Мими, Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки һәм Олы Подберезье авылларыннан 50 дән артык көрәшче катнашты.