Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кошман авыл җирлеге
рус
тат
eng
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Документлар
Карарлар
Карарлар
Кадрлар политикасы
Урамнар исемлеге
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Яңалыклар
Авыл җирлекләре
Кошман авыл җирлеге
Кошман авылында 50 урынлы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше гөрләп бара.
2019 елның 14 июне, җомга
Кошман авылында 50 урынлы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше гөрләп бара.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2021 ел
Россия Пенсия фонды сайтындагы тавыш ассистенты хезмәтләреннән файдаланыгыз
Хәзер Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru рәсми сайтында басылган барлык материалларын гражданнар укып бару гына түгел, тыңлый да алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу мөмкинлек начар күрүчеләр һәм текстны электрон җайланма экраннары аша авыр кабул итүчеләр өчен уңайлы. Текстны тавышлы итеп ишетү өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк: “Начар күрүчеләр өчен” дигән менюны ачарга, моның өчен битнең өске өлешендәге “АА” кнопкасына басырга; Текстның үзегезне кызыксындырган фрагментын билгеләргә; “Яңгыратырга” (►) кнопкасына басырга. Тавыш ассистенты сөйләм барышын туктатырга, билгеләнгән текстны кабаттан тыңларга мөмкинлек бирә, яңалыкларны һәм тематик мәкаләләрне генә түгел, кыска текстларны да (сайт бүлекләре исемнәрен, битләр тәртибен һ.б.) тавыш белән ишеттерә. Аерым очракларда компьютерга урнаштырылган браузер яки антивирус тавыш ассистенты эшен туктатырга мөмкин. Мондый күренешне булдырмау өчен браузер һәм антивирус дөрес көйләнгән булырга тиеш, Пенсия фонды сайты өчен кисәтүсез барлыкка килә торган тәрәзләр блокировкасын сүндереп куярга кирәк. Россия Пенсия фонды сайтындагы сервислар һәм Дәүләт хезмәтләреннән файдаланып, пенсион һәм социаль тәэмин ителеш хакында актуаль мәгълүматлар алырга мөмкин.
29
апрель, 2021 ел
Кайбыч районы прокуратурасы дәгъвасы буенча хөкем ителүдән зыян күрүчене дәвалауга тотылган 200 мең сумнан артык акча түләттерелгән
Кайбыч районы прокуратурасы, җинаять кылган өчен хөкем ителгән җирле кешедән зыян күрүчене дәвалауга тотылган 233805 мең сум күләмендә акча түләттерү турында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәнфәгатьләрендә судка мөрәҗәгать итте. Дәгъвалы гариза район суды карары нигезендә, 41 яшьлек ир РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 2 өлеше буенча (зат, идарәче автомобиль, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән, исерек хәлдә булган зат тарафыннан кылынган) хөкем ителгән. Сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан зыян күрүчегә «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль закон нигезендә Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчалары исәбеннән иминият компаниясе тарафыннан түләнгән квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелде. Суд прокурор гаризасын тулысынча канәгатьләндергән, хөкем ителүдән 233805 сум түләттерелгән. Суд карарының үтәлеше контрольдә тотыла. ТР Кайбыч районы прокуратурасы
Май аенда пенсияләрне түләү һәм китерү графигы
Майда булачак ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, бу айда пенсия түләү һәм китерү тәртибенәүзгәрешләр кертелә. Бу хатка Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының бүлекчәсе хәбәр итә. “Россия Почтасы”федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы -“Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе түбәндә күрсәтелгән көннәрдә пенсияләр түләячәк: - 2021 елның 4 маеннан 6 маена кадәр тиешле көннәрдә (почта элемтәсе бүлегенең эш режимы буенча); - 2021 елның 7 маеннан 8 маена кадәр 7-10 майкөннәрдә пенсия китерү графигы буенча(почта элемтәсе бүлегенең эш режимы буенча); - 2021 елның 11 маеннан башлап пенсия китерүнең расланган графигы буенча. "Китерү хезмәте" акционерлык җәмгыяте 2021 елның 4 маеннан пенсияләрне билгеләнгән графигы буенча китерәчәк. Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләре аша гадәти график буенча түләнә. Мөһим! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча килеп туган сораулар буенча сезүзегезнеңучасток почтальонына яки почта адресына хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итэ аласызяисә 8-800-100-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтырата аласыз.
21
апрель, 2021 ел
Татарстан Пенсия фонды массакүләм смс-хәбәр таратты
Агымдагы елның 13 апрелендә Россия Пенсия фонды органнары пенсия тупланмалары акчасы алу хокукы булган гражданнарга Пенсия фондының шәхси кабинеты аша пенсия тупланмаларын түләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклекне искәрткән смс-хәбәрләр таратты. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Смс-хәбәрне Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә гаризаларында контактларын калдырган гражданнар гына алачак, калган кешеләргә хәбәр почта аша җибәрелә. Пенсиянең тупланма өлешендә күпме акча җыелганын һәм инвестицияләнүдән кергән керем күләмен Россия Пенсия фондының сайтындагы шәхси кабинетында шәхси счетның торышы хакында белешмә соратып белергә мөмкин. Әлеге сервис аша пенсия тупланмаларын да алып була. Акчаны алдан язылып, Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итү юлы белән дә алырга мөмкин. Кызыксындырган сорауларга җавап алу яисә кабул ителергә алдан язылу өчен 8-800-600-0-357 номеры буенча бүлекчә контакт- үзәгенең кайнар линиясенә шалтыратырга яисә Россия Пенсия фонды сайтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсия турындагы законнар җыелмасына 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм аларның түләү тәртибен үзгәртми. Аны хатын кызлар – 55, ир-атлар – 60 яшь тулгач алалар. Пенсиягә вакытыннан алдан чыгу хокукына ия булучыларга да пенсия тупланмалары вакытында түләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз