Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында эшкуарлык җәмәгатьчелеге арасында компетенция чикләрендә эшкуарларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.
Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты - территориаль идарә бүлеге компетенциясе чикләрендә эшкуарларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү. Алдан язылу таләп ителми.
Консультация бирү 2019 елның 20 июнендә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, территориаль бүлек белгечләренең эш урыннарында түбәндәге адрес буенча оештырылачак: ТР, Яшел Үзән шәһәре, Засорин урамы, 24 йорт (белешмәләр өчен телефоннар (84371) 5-62-07, 5-63-05) һәм Кама Тамагы районы, К. Маркс ур., 66А йорт (белешмәләр өчен телефон 8 (84377) 2-12-46).