Бүген, авылдашларыбыз Нәфкат һәм Шәфкать Фәйзуллиннар армия сафларына китте. Бу көнне аларны әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары озатты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт, исән-сау өйгә кайтырга теләде, шулай ук аларның гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук егетләрне озатуда беренчел хәрби исәпкә алу буенча белгеч Сәвия Зиннурова һәм "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов катнашты.