Татарстан Росреестры республика районнарында яшәүчеләр өчен күчмә консультацияләр үткәрү турында хәбәр итә

2019 елның 5 июле, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен ай саен күчмә консультацияләр үткәрә. Гамәлдәге практика буенча территориаль бүлекләрдә гражданнарны Идарә җитәкчесе урынбасарлары кабул итә. Аны үткәрү вакытында гражданнар хокукларны яки кадастр исәбен дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашырганда барлыкка килгән теге яки бу проблемалы вәзгыятьне, шулай ук идарә эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләрне хәл итүдә юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International