31 июльдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында яңа балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты, ул тиздән файдалануга тапшырылачак. Аны шунда ук Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин, төзелеш бригадасы мастеры Айрат Яфизов, җиһазлар белән тәэмин итүче Лариса Степанова, "Стройсервис" директоры Илдар Мингалиев каршы алды.
Хәзерге вакытта төзелеш эшләре график буенча алып барыла: балалар бакчасын комплекслы җиһазлау, инвентарь, уенчыклар, уку җиһазлары алу буенча эш тулы куәтенә бара. Газ белән тәэмин итү мәсьәләсе әлегә кискен тора, калган мәсьәләләр подрядчы оешма тарафыннан эш тәртибендә хәл ителә.
Очрашу барышында район башлыгы җыенда катнашучылар белән территорияне төзекләндерү мәсьәләләре турында фикер алышты һәм алар алдына бурычлар куйды.
Исегезгә төшерәбез, балалар бакчасы 2016-2020 елларга мәгарифне үстерү федераль максатчан программасы буенча төзелә.