Хөрмәтле мөселман кардәшләр!
Сезне якынлашып килүче олуг бәйрәмебез - Корбан гаете белән тәбрик итәм, бәрәкәт, иминлек, нык иман, бәхет-сәгадәт телим!
Коръән-Кәрим өйрәткәнчә, мөселман кешесе һәркемгә карата мәрхәмәтле булырга, башкаларга игелек теләргә тиеш. Әлеге бәйрәм көне нәкъ менә шул сыйфатларны искә алу өчен бер форсат булып тора, фани дөньядагы һәр көнебезне шәфкатьлелек нигезендә, бер-беребезгә ярдәмләшеп үткәрергә чакыра.
Корбан гаете иманнарыбызны ныгытып, ният-гамәлләребезне пакьлый, тискәре уйлардан, төрле начарлыклардан арынырга сәбәпче булып, югары хис-тойгыларыбызны тәрбияли, мәрхәмәтле Раббыбызга якынаерга мөмкинлек тудыра.
Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ярлыкап, укыган намазларыбызны, кылган догаларыбызны һәм дә чалган корбаннарыбызны кабул итсә иде. Корбан бәйрәме һәркемне мәрхәмәтлелек белән баетып, игелекле эшләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып илсен!
Уй-фикерләребез һәм гамәлләребез изгелектә генә булып, киләчәк Корбан гаетләрен дә исәнлек-саулыкта каршы алырга язсын.
Мөбарәк булсын изге бәйрәмебез!