Казаннан килгән “Илһамият” иҗат төркеме артистларының әлеге бәйрәм концерты Татарстанның Республика көненә, ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Тамашачылар концертны тын да алмыйча карады. Сәхнә матур җырлар, тальян, баян, кубыз, курай моңнарына күмелде.