Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кошман авыл җирлеге
рус
тат
eng
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Документлар
Карарлар
Карарлар
Кадрлар политикасы
Урамнар исемлеге
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Яңалыклар
Авыл җирлекләре
Кошман авыл җирлеге
Үзара салым акчасына Чишмәле урамына яңа юл салынды.
2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
Үзара салым акчасына Чишмәле урамына яңа юл салынды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
сентябрь, 2021 ел
Баулы районында туып-үскән наркотикларны законсыз рәвештә үстергәне өчен хөкем ителде
Кайбыч районы прокуратурасы РФ ҖК 231 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 45 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд тарафыннан 2020 елның 20 октябрендә хөкем ителүченең шәхси ярдәмче хуҗалыгында киндер орлыгы чәчүе ачыкланган. Аннары 2021 елның языннан 2021 елның 14 июленә кадәр ул үз участогында наркотик чаралар булган 56 данә киндер үсемлекләрен үстерә. 2021 елның 14 июлендә әлеге наркотик чаралар ТР Кайбыч районы Арслан авылында яшәү урыны буенча полиция хезмәткәрләре тарафыннан алына. Ир-ат үз гамәлләре белән РФ Җинаять кодексының 231 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылган – наркотик чаралар булган зур күләмдә үсемлекләрне законсыз рәвештә үстергән. Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды. Җәмәгать судының 2021 елның 14 сентябрендәге карары белән ул РФ ҖК 231 ст.1 ө. буенча мәҗбүри эшләр рәвешендә җәзага тартылды.Моннан тыш, хөкем ителүчегә наркоманиядән дәваланырга йөкләнгән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән. Кайбыч районы прокуратурасы
27
сентябрь, 2021 ел
Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәрләре Россия күзәтчелек ведомствосының 300 еллыгын бәйрәме уңаеннан ГТО нормаларын тапшырдылар.
Кайбыч районының күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре озынлыкка сикерү, төрле дистанцияләргә йөгерү, аркан тартышу, ату һәм башка дисциплиналар буенча нормативларны үтәделәр. Катнашучылар алтын, көмеш һәм бронза аерымлык билгеләренә тестлар үтәделәр. Прокуратура хезмәткәрләре үз нәтиҗәләре белән канәгать калды. Кайбыч районы прокуратурасы
Пенсияләрне ел дәвамында планлы һәм планнан тыш арттыру.
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе искәрткәнчә, пенсияне арттыру ел дәвамында, әйтик, 1 октябрьгә кадәр, 80 яшькә җитү, төньякта стаж алу яки эштән азат итү кебек вакыйгалар белән бәйле рәвештә, теркәлү датасына бәйле түгел һәм тиешле шартлар туганда пенсионерларга билгеләнә. Пенсионерга 80 яшь тулгач, аның пенсиясе арттырыла. Пенсионердан өстәмә документлар соралмый, үзләрендә булган мәглүматларга нигезләнеп , Пенсия фонды пенсияне автомат рәвештә белгели. Эшләүче пенсионерның Төнҗякта яңа эш стаңы барлыкка килгән очракта да пенсия фиксацияләгән датага бәйләп түгел, ә пенсионер эш стажын раслучы документлар белән Пенсия фондына гариза тапшырганнан соң килүче айдан башлап түләнә. Искәртеп узабыз, Төньяк стажын тулысынча эшләгән кешеләр, яшәү урынына карамастан, вакытыннан алда пенсиягә 5 елга иртәрәк чыгарга һәм артык түләүләр алырга хокуклы. Пенсияне вакытыннан алда билгеләү өчен минималь кирәкле Төньяк стаж Ерак Төньякка 15 ел һәм тигезләштерелгән урыннарда 20 ел тәшкил итә. Шул ук вакытта иминият стажы буенча таләпләр хатын-кызлар өчен 20 ел һәм ир-атлар өчен 25 ел тәшкил итә. Әгәр Төньяк стаж тулысынча эшләнмәсә, пенсияне билгеләү яше Төньяк төбәктә эшләгән һәр ел өчен кими. «Моның белән беррәттән ел дәвамында яңадан исәп-хисаплар да бар, алар ел саен бер үк вакытта гамәлгә ашырыла. Әйтик,1 гыйнварда, күпчелек пенсионерларның иминият пенсияләре индексацияләнгәндә яки 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча, социаль пенсияләрне дә кертеп, ел саен пенсияләр арта. 1 августта Пенсия фонды эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен, шулай ук алынган инвестиция кереме нәтиҗәләре буенча пенсия тупланмаларын түләүләрен арттырганда тагын бер шундый дата булып тора", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин. Билгеле бер даталарга бәйле кабат исәпләүләрнең барыын да Пенсия фонды автомат рәвештә башкара.
14
сентябрь, 2021 ел
Социаль хезмәтләр җыелмасын кире кайтару турында гариза тапшырырга соңга калмагыз.
Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы булып та аның акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылып куеп, яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итеп, социаль пакеттан файдалану хокукын кире кайтара алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Сайлап алынган вариантта язылган гариза киләсе елның 1 январыннан гамәлгә керә. Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрдән тора: Рецепт буенча медицинада кулланыла торган дару препаратлары, рецепт буенча медицина җиһазлары (изделияләре), инвалид балалар өчен дәвалау туклануындагы махсус продуктлар; Төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт оешмаларына юллама; Дәвалау урынына бару һәм аннан кире кайту өчен шәһәрара транспортында, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү. Шуны белү әхәмиятле! Дару препаратлары белән Дәүләт аптекалары тәэмин итә, төп авыруларны кисәтү өчен шифаханә-курортларга юлламалар Социаль иминият фондыннан алына; шәһәр яны тимер юл транспортларыннан, шулай ук дәвалау урынына бару һәм кайту өчен транспорттан түләүсез файдалану өчен Россия тимер юлларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз