Шушы көннәрдә Кошман авылында яшәүче Садриев Фәргат Әбрар улы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм Кошман авылы җирлеге башлыгы Лилия Сафина котладылар. Алар Фәргат Әбрар улына Район Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, бәхетле картлык теләделәр.