1722 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасы институты барлыкка килә. Әлеге көнне билгеләү, күзәтчелек органы хезмәткәрләрен хөрмәтләү аларның хезмәтенең мөһимлеген тану һәм ихтирам билгесе булып тора.
Бүген, прокуратура - кеше үзенең теләсә нинди бәла-казалары һәм проблемалары белән мөрәҗәгать итә ала торган дәүләт органы. Прокуратура эше нәтиҗәләре буенча гражданнар дәүләтнең тәртип урнаштыру, коррупциягә каршы көрәш, законнарны бертөсле куллануны тәэмин итү һәм төп принципны тормышка ашыру – законга каршы килүчеләр өчен җәзаның котылгысызлыгы турында да фикер йөртә.
Законлылыкны саклауга район прокуратурасы хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертәләр. Гомумән алганда, районда прокуратура законлылыкның тотрыклы югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Җинаятьчелек 19% ка - 131 дән 106 җинаятькә кадәр кимегән. Бүгенге көндә Хисап-теркәү дисциплинасын үтәү өлкәсендә һәм хокук саклау органнары тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау турындагы законнарны үтәүгә юнәлдерелгән бик күп чаралар күрелде.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү Законлылык күрсәткечләренең берсе булып тора. Прокуратура эшчәнлеге нәтиҗәләре халыкның безнең эшебезгә карата тотрыклы ышанычы булуын раслый.
2019 елда 200 дән артык граждан, район прокуратурасына бозылган хокукларны торгызуны сорап мөрәҗәгать итте. Прокуратура хезмәткәрләре төрле өлкәләрдә гражданнарның хокукларын яклау буенча билгеле бер чаралар күрде, социаль һәм икътисадый, җинаять-суд эшчәнлеге законнарын бозуга чик куелды.
Прокурор протестлары буенча 119 законсыз хокукый акт юкка чыгарылды, 204 тәкъдим буенча 317 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, суд тарафыннан 265 мең сумлык 14 прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелде, 16 вазыйфаи һәм 3 юридик зат административ җаваплылыкка тартылды.
Безнең тарафтан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә район предприятиеләренең хезмәт хакы буенча 20 миллион сумнан артык бурычы түләнелде. Шулай ук балалар хокукларын яклау буенча прокуратураның алиментларны үз вакытында алу эшен дә, уңай билгеләп үтәргә кирәк.
Алмаз Сөләйманов,
Кайбыч районы прокуроры