Кошман мәдәният йортында "Туган якка солдат сәламе" дигән очрашу кичәсе үтте. Солдатта хезмәт итүче игезәкләр Фәйзуллин Нәфкать белән Шәфкатьнең әти - әниләре кичәнең кунаклары иде. Укытучылары Кадырова Айгөл хәтирәләргә бирелеп мәктәп елларын искә төшерде. Хамидуллина Адилә классташларына сәламнәрен җыр аша юллады. Солдатларыбызның сәлам хатлары укылды, яшьләргә теләкләре җиткерелде.