Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы һәм Халыкара реконструкция һәм үсеш банкының “Россия Федерациясендә халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрүгә һәм финанс белемен үстерүгә булышлык күрсәтү” проектын гамәлгә ашыру өчен Кайбыч муниципаль районында пенсия яшендәге халык өчен финанс белеме буенча татар телендә курслар үткәрелде.
Шул исәптән, әлеге курсларны уздыру өчен Казан федераль университетыннан икътисад фәннәре докторы ,профессор Сафиуллин Наил Закир улы , икътисад фәннәре кандидаты, доцент Фазлеева Елена Павловна, укытучы Дувалова Эльвира Петровна, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Шәвәлиева Чулпан Мансур кызы чакырылган иде.
Әлеге курсларда пенсия яшендәге4 гражданыбыз катнашты. Алар Шаһидуллин Фоат, Сафин Нәзир, Саттаров Раил һәм Мотыйгуллин Салих абыйлар. Район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы бу чараны игътибарсыз калдырмады һәм үзе дә курсларда булды. Шулай ук ул кфу вәкилләренә,аеруча хәзерге вакытта кешеләргә мошенникларның хәйлә-мәкерләренә юлыкмаска ярдәм итәрлек дәресләр уздырганнары һәм гади кешеләрне акчалар белән дөрес эш итәргә өйрәткәннәре өчен, рәхмәт белдерде.