Татарстанда бушлай азык-төлек җыелмалары кайтартыла башлады. Аларны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте волонтерлары алып килә

2020 елның 5 мае, сишәмбе

Татарстанда бушлай азык-төлек җыелмалары кайтартыла башлады. Аларны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте волонтерлары алып килә. Азык-төлекне алучылар исемлегендә ялгыз пенсионерлар, 4 балалы гаиләләр, җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 8 яшьтән өлкәнрәк балалар һәм әти-әниләре шәхси эшмәкәрләр булган яки пандемиядән аеруча зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгәннәр бар. Азык-төлек алучылар исемлеге Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Әлеге җыелмага  карабодай ярмасы, макарон, он, куертылган сөт, кәнфит, сушки, яшел борчак, алма нектары, көнбагыш мае, консервлар, чәй, шикәр комы һәм вафли керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International