Инвалидлык буенча пенсиянең барлык төрләре һәм кайбер социаль түләүләрне Пенсия фонды инвалидларның Федераль реестры мәгълуматлары нигезендә билгели. Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать иткәндә, инвалидка гариза язарга гына кирәк була, калган барлык мәгълуматлар реестрдан алына.
Инвалид гаризаны да электрон юл белән җибәргән очракта, пенсия түләүне рәсмиләштерү тулысынча дистанцион юл белән башкарыла. Болардан тыш 2020 елның 1 мартыннан 1 октяберенә кадәр инвалидлыкны билгеләүнең дә вакытлыча тәртибе гамәлдә, аның буенча барлык процедура, инвалидны медик-социаль экспертиза бюрасына китереп тормыйча, медицина учрежденияесе документлары нигезендә башкарыла.
Инвалидлыкны озайту да читтән торып башкарыла. Тикшерелү нәтиҗәләре буенча кабат каралу вакыты җиткән көннән инвалидлык, пенсия һәм башка түләүләр алуга хокук кебек, автомат рәвештә ярты елга озайтыла.