Кичә 21 сентябрь көнне, Кошман авыл җирлеге Советының яңа дүртенче чакырылыш (созыв) утырышы булып узды.
13 сентябрь көнне җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау булып үтте. Безнең авыл җирлеге Советындагы 7 округ буенча күрсәтелгән кандидатлар депутат булып сайланды һәм тиешле тәртиптә теркәү узды. Шулай итеп Кошман авыл җирлегенең вәкаләтле органы формалашты. Әлеге беренче утырышта, Устав нигезендә, кадрлар мәсьәләсе буенча җаваплы карарлар кабул итү булды.
Кошман авыл җирелеге Советының утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне карады: