Кичә Кошман авылында гаилә корып яшәүләренә 60 ел тулган авылдашларыбызны Әминә апа һәм Әгъләм абый Камалиевларны, 55 ел тулган Суфия апа һәм Әсхәт абый Хикматуллиннарны, Халидә апа һәм Рафил абый Садриевларны юбилейлары белән район Башлыгы исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина котладылар һәм аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.