2021нче елның 30 нчы декабрь көнне 17 сәгатьтә Борындык авылында Нуретдиновлар йортының ишегалдында, 1982 елда туган җирле кеше Самигуллин Р.А.ның көч кулланып үтерелгән гәүдәсе табыла.
Тикшерү барышында ачыкланганча, зыян күрүченең элек хөкем ителгән 58 яшьлек авылдашы белән спиртлы эчемлекләр эчүе ачыкланган.
Әлеге үтерүнең спиртлы эчемлекләрнең эчү аркасында ызгыш нәтиҗәсендә килеп чыгуы ачыкланды.
Әлеге факт буенча тикшерү органнары РФ ҖК 105 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча (кеше үтерү, ягъни башка кешегә аңлы рәвештә үлем китерү) җинаять эше кузгаткан. Кайбыч районы прокуратурасы кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгатуны законлы һәм нигезле дип таныды.
Хәзерге вакытта шикләнелүчегә карата суд тарафыннан сак астына алу чарасы сайланган. Эш буенча тикшерү эшләре дәвам итә.
Җинаять эшен тикшерү барышы Кайбыч районы прокуратурасы контролендә.
Район прокуроры А. Р. Сөләйманов