Кайбыч районы прокуратурасы урлау өчен 61 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләүне хуплады.

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы урлау өчен 61 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләүне хуплады.

Суд аны Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 158 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (урлау, ягъни чит кешенең мөлкәтен яшерен урлау).

Судта ачыкланганча, 2024 елның 16 октябрендә, исерек хәлдә булган ир-ат,  табыш алу ниятеннән, чит кешенең мөлкәтен урлау максаты белән, иҗтимагый куркынычны һәм үз гамәлләренең хокукка каршы булуын аңлап, мөлкәти зыян китерү рәвешендә иҗтимагый куркыныч нәтиҗәләр булачагын алдан күреп, йорт хуҗабикәсе улын мәктәпкә озатырга урамга чыккан арада,  шкафан яшерен рәвештә  3000 сумлык яңа ир-атлар одеколонын  урлаган һәм аны үзенә кулланган.

Ир-ат үз гаебен таныган. Суд РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танырга һәм аңа 100 (йөз) сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләргә карар чыгарды.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International