Россия Федерациясе прокуратурасының 300 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Кайбыч районы прокуратурасы агарту чаралары үткәрә.
Шулай итеп, Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Олы Кайбыч урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Россия прокуратурасы барлыкка килү тарихына багышланган лекция-әңгәмә үткәрде.
Яшь белгеч үз докладында Россия прокуратурасын формалаштыру тарихы, прокуратура эшчәнлегенең төрлелеге һәм юнәлешләре турында сөйләде.
Очрашу темасы укучыларда зур кызыксыну уятты, алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда актив катнаштылар.
Прокуратура хезмәткәрләренең мәктәп укучылары белән мондый очрашулары дәвам итәчәк.
Кайбыч районы прокуратурасы
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан ветераннарга бер тапкыр 50 мең сум акча түләячәк.
Әлеге акча Россия Федерациясе, Латвия Республикасы, Литва Республикасы, Эстония Республикасы, Абхазия Республикасы, Көньяк Осетия Республикасы, Приднестровье территорияләрендә даими яшәп, “Ленинградны саклаган өчен” медале яисә “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүчеләргә 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә.
“Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан 50 мең сум акчаны Республикада “Ленинградны саклаган өчен” медале яисә “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән 137 кеше алачак. Түләү автомат рәвештә, гражданнардан мөрәҗәгать кабул итмичә генә ноябрь ае пенсиясе белән биреләчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Бер тапкыр бирелә торган әлеге түләүгә Татарстанга Федераль бюджеттан 6 миллион сум акча бүленеп бирелгән.
Гамәлдәге законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешьләр буенча гражданнар шәхсән үзләре тапшырганнан тыш башка ысул белән бирелгән гаризаларны караганда каршы килү яисә кире кагу хокукыннан файдалана алалар (ул Роосия Пенсия фонды яисә гарантияләү системасына караган дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды булырга мөмкин). Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Шулай итеп башка ысул белән тапшырылган гаризалар каралмаячак.
Пенсия тупланмалары иясе, теләгән очракта Пенсия фонды органнарына “тыю турында хәбәрнамәне” кире алу турында гариза биреп, бу тыюны кире ала ала. Пенсия тупланмаларының һәр иясе әлеге хокуктан файдалана ала.
Мондый эчтәлектәге хәбәрнамәне гражданнар Пенсия фонды органнарына үзләре килеп бирә яисә нотариаль рәвештә расланган ышаныч кәгазе буенча башка кеше аша тапшыра ала.
Исегезгә төшерәбез, дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларының гражданнар белән мәҗбүри пенсия иминиятләштерү турында килешү төзү өчен арадашчылар хезмәтеннән файдалану да тыела. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары да мәҗбүри иминиятләштерү кысаларында пенсия тупланмалары акчаларын күчерү мәсьәләләре буенча гражданнар белән турыдан-туры эшләргә тиешләр.
Үзгәрешләр гражданнарның хокукларын яклау һәм аларның акчаларын законсыз рәвештә күчерүне кисәтү юнәлешендә өстәмә чара буларак кертелә.
Хәзерге вакытта гражданнар биш елга бер тапкыр үзләренең пенсия тупланмалары белән идарә итүче иминиятләштерүче кампанияне (Пенсия фонды яисә дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды) инвестиция керемен югалтмыйча алыштыра ала, күчерү турындагы гаризаны клиентлар белән эшләү бүлегенә килеп яисә нотариаль рәвештә расланган ышаныч кәгазе белән башка кеше аша, шулай ук файдаланып дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта ташырырга мөмкин. Күчү билгеләнгән вакыттан алдарак башкарылган очракта моңа кадәр күчкәннән яисә соңгы бишьеллык исәбеннән соң жыелган керем юкка чыга.
Пенсия тупланмаларының кайда иминиятләштерелгәнен дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә Пенсия фонды сайтында карап була. Шәхси лицевой счет торышы турындагы мәгълүматны да шуннан соратып алырга мөмкин . Әлеге счетта пенсия тупланмалары белән идарә итүче идарәче, шулай ук инвестициясе кереме күләме турында мәгълүмат та бар.
Агымдагы елның 1-нче октябреннән Республика пенсия фонды составына Россиянең Байконур шәһәре буенча Бүлекчәсе кушылды. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Хэзер Байконур шәһәре территориясендә барлык пенсияләрне һәм социаль түләүләрне билгеләү буенча вәкаләтләрне тулысынча Татарстан Пенсия фонды тормышка ашыра, болар:
-пенсия билгеләү һәм түләү
-Федераль социаль өстәмә түләүләр билгеләү һәм түләү
-80 яшьтән өлкән кешене, I-нче төркем инвалидны яки инвалид баланы караган өчен компенсация билгеләү һәм түләү
-ана капиталы акчасы хисабына айлык акчалата пособие билгеләү һәм түләү
-йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениясендә исәпкә баскан хатын-кызларга ай саен бирелә торган пособие, 8 яшьтән 17 яшькәчә балаларга пособие билгеләү һәм түләү
Шунысын искәртү зарур, Россия Пенсия фонды Идарәсе тарафыннан Татарстан Пенсия Бүлекчәсенә вәкаләтләр йөкләү Байконурда яшәүчеләргә социаль хезмәтләр күрсәтелүдә чагылыш тапмый. Барлык хезмәтләр вакытында һәм тулы күләмдә башкарылачак.
Моннан 14 ел элек кебек үк, ана (гаилә) капиталына сертификат алучыларның сертификат акчасын торак шартларын яхшыртуына юнәлдерүе иң популяр юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
“Демография милли проект кысаларында дәүләт программасы гаиләгә кергәннән бирле ана капиталы акчаларын файдаланырга карар кылган гаиләләрнең 88,2 проценты (258 мең гаилә) акчаны торак шартларын яхшыртуга, 2,4 % (5 мең гаилә) икенче балага айлык акчалата түләү рәсмиләштергән, 9,3% балаларга белем бирүгә тоткан. Бары 71 кеше генә ана капиталы акчасын ананың булачак пенсиясенең тупланма өлешен арттыру өчен файдаланган. 2007 елдан Республикада ана капиталына 346 мең сертификат бирелгән.
Узган елның 1 нче гыйнварыннан беренче балалары туган гаиләләргә ана капиталына сертификат алу хокук бирелде. Андыйлар быел гаилә бюджетларын 483 881 сумга арттыра алды. 2020 елдан башлап икенче балалары туган гаиләләр өчен ана капиталы суммасына тагын 150 550 сум өстәлде һәм гомуми сумма 639 431 сум тәшкил итте.
Сертификат рәсмиләштерүне гадиләштерү максатында быелның апреленнән Россия Федерациясе Пенсия Фонды ана капиталына сертификатны проактив рәвештә , ягъни гаиләләрдән гариза алмыйча гына бирә башлады. Апрельдән бүгенгегә 47618 сертификат проактив режимда тапшырылды.
“Бала туганнан соң ук ана капиталына сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм гаилә аның акчасыннан Пенсия Фондына мөрәжәгать итеп тормыйча да файдалана башлый ала” дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Ана капиталыннан файдалану өчен гаризаны Пенсия Фондының es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинет аша , күпфункцияле үзәктә , шулай ук торак алу өчен кредит алынган банкта, шулай ук Пенсия Фондының территориаль органына мөрәжәгать итергә мөмкин. Бу очракта мөрәжәгать итүченең рәсми теркәлү һәм яшәү урыны мөһим түгел.
Әлеге төр хезмәт күрсәтелә башлаганнан алып бүгенгәчә Пенсия фонды органнарына мөрәжәгать итмичә, кредит учрежденияләре аша торак шартларын яхшыртуга кредит алу өчен 5275 гариза тапшырылган.
Исегезгә төшерәбез: ана капиталына бәйле барлык исәп-хисап акча күчерү юлы белән генә башкарыла, сертификатны акчалата алу закон нигезендә тыела.
Мәктәп укучыларына 10000 сум акча алу өчен әлегә кадәр гариза тапшырмаган ата-аналар гариза белән 2021 елның 31 октябренә кадәр мөрәҗәгать итә алалар. Бу хакта Пенсия фондының Татарстан Бyлекчәсе хәбәр итә.
Гаризаны 6 яшьтэн 18 яшькәчә балалары булган гаиләләр балага 6 яшь 2021 елның 1 сентябренә, ә 18 яшь 2021 елның 3 июленнән соң тулган очракта яза ала.
Әлеге туләү укуларын гомум белем бирү программасы буенча дәвам итүе 18 яшьтэн 23 яшькәчә инвалидларга hәм сәламәтлекләре чикле гражданнар өчен дә каралган. Балаларның һәм ата-аналарның, уллыкка алучы яисә попечительләрнең Россия гражданнары булулары һәм Россия территориясендә яшәүләре дә төп шартларның берсе булып тора.
“Акча әлеге яшь аралыгындагы балаларга гаиләнең кеременә бәйсез рәвештә билгеләнә һәм социаль ярдәмнең башка төрләнең билгеләгәндә исәпкә алынмый, гаризада күрсәтелгән счетка күчерелә. Акча ул Россия терриясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының банк картасы яисә карточкасыз счет (саклык кенәгәсе) булырга мөмкин,” – дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Кайбыч районы прокуратурасы, ятим балалар һәм ата - ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан статусы булган 4 җирле халыктан кергән мөрәҗәгатьләр буенча, күрсәтелгән категориядәге затларны торак белән тәэмин итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы торак комиссиясе карары белән мөрәҗәгать итүчеләр махсус торак фондының торак урыннары белән тәэмин ителергә тиешле ятим балалар һәм ата – ана каравыннан мәхрүм калган балалар исемлегенә кертелгәннәр.
Шактый вакыт узуга карамастан әлеге исемлектә күрсәтелгән гражданнарга закон буенча тиешле торак бирелмәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча Казан шәһәренең Вахитов районы судына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгын аларга төзекләндерелгән торак бина бирүне йөкләү таләбе белән 4 дәгъва гаризасы җибәрелде.
Суд карарлары белән прокуратура таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.
Хәзерге вакытта суд карары үтәлгән, закон бозулар бетерелгән, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар төзекләндерелгән фатирлар белән тәэмин ителгән.
02.10.20021 Россия Федерациясе прокуратурасының 300 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан район прокуратурасы бинасы каршындагы аллеяга агачлар утыртылды.
Чара район башлыгы А.И. Рәхмәтуллин, прокуратура ветераннары һәм хезмәткәрләре, шул исәптән Кайбыч районында туып - үскән, төрле елларда район прокуратурасында эшләгән прокуратура хезмәткәрләре катнашында тантаналы шартларда узды.
Барлыгы 50дән артык чия, кизильник, пихта һәм каштан үсентесе утыртылды.
Утыртылган агачлар аллеясы (прокуратура хезмәткәрләре аллеясы) прокурор хезмәткәрләренең хезмәт батырлыгы һәм сугышчан даны турында искә төшерүгә юнәлдерелгән һәм район халкының ял итү урыны булып торачак.
Кайбыч районы прокуратурасы
Прокурор урынбасары Хафизов Фатыйх
89178941810
Кайбыч районы прокуратурасы РФ ҖК 231 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 45 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан 2020 елның 20 октябрендә хөкем ителүченең шәхси ярдәмче хуҗалыгында киндер орлыгы чәчүе ачыкланган.
Аннары 2021 елның языннан 2021 елның 14 июленә кадәр ул үз участогында наркотик чаралар булган 56 данә киндер үсемлекләрен үстерә.
2021 елның 14 июлендә әлеге наркотик чаралар ТР Кайбыч районы Арслан авылында яшәү урыны буенча полиция хезмәткәрләре тарафыннан алына.
Ир-ат үз гамәлләре белән РФ Җинаять кодексының 231 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылган – наркотик чаралар булган зур күләмдә үсемлекләрне законсыз рәвештә үстергән.
Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды.
Җәмәгать судының 2021 елның 14 сентябрендәге карары белән ул РФ
ҖК 231 ст.1 ө. буенча мәҗбүри эшләр рәвешендә җәзага
тартылды.Моннан тыш, хөкем ителүчегә наркоманиядән дәваланырга
йөкләнгән.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районының күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре озынлыкка сикерү, төрле дистанцияләргә йөгерү, аркан тартышу, ату һәм башка дисциплиналар буенча нормативларны үтәделәр.
Катнашучылар алтын, көмеш һәм бронза аерымлык билгеләренә тестлар үтәделәр.
Прокуратура хезмәткәрләре үз нәтиҗәләре белән канәгать калды.
Кайбыч районы прокуратурасы